Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Муниципальный район Ермекеевский район Республики Башкортостан

Выступление главы администрации муниципального района Ермекеевский район Республики Башкортостан И.А. Райманова на открытии мечети "Мансаф" в селе Старотураево

9 Декабря 2017
10
0

   Хәерле көн, хөрмәтле Иске Турай авылы халкы!

    Хәерле көн, хөрматле Шәйхел-Ислам  Тәлгать Сафа Таҗетдин әфәнде!

    Республика мөслманнарының, дини оешмалары эшчэнлеге Башкортостанда гына тугел, аннан читта дә, киң билгеле. Соңгы елларда йөзләрча яңа мәчетләр төзелде hәм яңартылды.  Ислам дине дин әхелләрен әзерләүче югары уку йортлары ачылды.

   Районыбыз территориясендә 15 дини мөсселмән оешмасы үзенең эшчәнлеген алып бара,  12 мәчетебездә азан тавышы яңгырый,  район хакимияте башлыгы карамагында дәүләт –конфессия мөнәсәбәтләре һәм дини берләшмәләр белән эш итү мәсьәләләре буенча комиссия эшли.

    Бүгенге көндә дәүләтнең һәм традицион исмал диненең дошманнары булып  экстремизм һәм терроризм тора. Дини экстремизм белән көрәшүнең төп юнәлешләренең берсе – руханилар, дини эшлеклеләр, мәхәллә кешеләре белән уртак эш итү, үсеп килгән буын белән идеологик тәрбия алып бару. 

    Җәмгыятебездә ямьсез күренешләргә каршы эзлекле көрәшүе, шулай ук башка дин тотучы халыклар белән тыныч һәм тату элемтәдә булу безнең, мөселман оешмаларына олы хөрмәт китерә.

   Башкортостан мөселманнарына һәрвакытта да дин юлында да, чынбарлык тормышта да рухи байлык хас булды.

    Буген Иске Турай авылында күркәм тантана: халыкнын, куптәнге изге хыялы тормышка аша — авылда изге гыйбадәт йорты — мәчет ачыла.

Буген мин шушы мәчетне төзешкән иганәчеләргә, барлык Иске Турай авыл халкына,  чиктән тыш рәхмәтләремне белдерәм.

    Кадерле искетурайлылар! Район хакимияте исеменнән сезнең барыгызны да бүгенге тантана белән котларга рөхсәт итегез. Мин шушы бәйрәм  көнендә сезгә бәхет, шатлык, имин тормыш, муллык телим.  Эле ачылган изге гыйбадәт йорты — мәчетебез халкыбыз  күңелен иман нуры белән яктыртсын, йөзләребезгә нур өстәсен.

 

 (Буләк тапшырыла).